Казанда 9-13 март көннәрендә 9 яшькәчә балалар арасында шахмат буенча Татарстан беренчелеге узды. Югары лигада шәһәрләрдән килгән иң көчле кыз-малайлар уйнаса, Актаныш шахмат мәктәбеннән биш укучы беренче лигада авыл спортчылары арасында көч сынады. Аяз Басыйров – I, Аяз Закирҗанов – II, Әмир Сәлимгәрәев III урынны яуладылар. 6 яшьлек Илдан Саматов һәм Ильяр Хафизов та матур уен күрсәттеләр. Остазлары – Фәһим Галимов, Илдар Имамов.