Татарстан Республикасы прокуратурасы тарафыннан «ИК «ТФБ Финанс» ЧҖҖ клиентлары мәнфәгатьләрен яклау буенча «Татфондбанк» ПАО вкладчыларының банк идарә итүенә тапшырылган килешүләрен дөрес түгел дип тану турында иск гаризаларын бирү һәм аларга страховой түләүләр өчен ярашлы реестрга кертү буенча эш оештырылган.
Россия Федерациясенең Гражданлык процессуаль кодексының 45нче маддәсенә ярашлы рәвештә, гражданинның хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турында гаризаны прокурор, әгәр гражданин сәламәтлеге, яше, эшкә сәләтсезлеге буенча һәм башка нигезле сәбәпләр белән белән судка үзе мөрәҗәгать итә алмаганда гына бирә ала.
Шулай итеп, инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр «ИК «ТФБ Финанс» ЧҖҖ белән килешү төзегән урыннардагы район прокуратурасына һәм шул исәптән Актаныш авылы, Тынычлык пр., 56 а йорты адреслар буенча урнашкан прокуратурага хокукларын яклау турында гариза белән мөрәҗәгать итә алалар.