16 март көнне үзәк китапханәнең "Туган тел" клубы Актаныш технологик техникумы укучылары белән бергәләп "Китап уку- иң яхшы белем алу" дигәе темада дәрес уздырды. Бүгенге тормышта китап, китапханә, китапханәче турында тема яктыртылды. Китапларның килеп чыгу тарихы, китап турында әйтемнәр, китап турында бөек кешеләрнең фикерләрен туплаган презентация күрсәтелде. Йомгаклау өлешендә К. Насыйриның "Китап бакча, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре" дигән әйтеме буенча фикер алыштык. Актаныш технологик техникумының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Хәмдия "Туган тел" клубында актив катнашкан өчен үзәк китапханә тарафыннан почет грамотасы белән бүләкләнде.
.jpg)