Кем ул яшь эколог?

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, 16 март көнне, Актаныш икенче санлы мәктәбенең 2Г сыйныф укучылары катнашында (сыйныф җитәкчесе Миләүшә Салахова) экологик дәрес булып узды. Дәрес барышында укучыларны үзәк балалар китапханәсендә эшләп килгән “Яшь эколог” клубның эшчәнлеге  белән таныштырып, 2Г сыйныф укучыларын клубыбызның яшь экологлары итеп кабул иттек. Укучыларга яшь эколог булганчы бик күп сынаулар аша үтәргә туры килде. Без, балалар белән, электрон презентация  аша урманга сәяхәт ясадык: табышмакларга җаваплар эзләдек, урманда төрле җәнлекләр белән очраштык, агачлар-үсемлекләр танырга өйрәндек. Иң соңыннан тылсымлы сандыктан чыккан рәсемнәрне тере һәм тере булмаган  табигатькә аерып һәрберсенә аңлатма бирдек. Укучылар, барлык биремнәрне дә төгәл итеп үтәп, үзләрен чын табигать балалары икәнлекләрен, ә ял сәгате вакытында оста биюче икәнлекләрен дә күрсәттеләр. Дәрес ахырында укучыларга урман җәнлекләре турында язылган китап бүләк итеп, каникуллардан соң тагын очрашырга сүз бирешеп саубуллаштык.

 

 

 

  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International