17 команда арасындаАктаныш районы җыелма командасы II урынга ия булды

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Татар-башкорт көрәше буенча яшүсмерләр арасында Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә багышланган XII Бөтенроссия турниры Әлмәт шәһәрендә 11 март көнне узды.

 

 Ярышларда Татарстан һәм күрше төбәкләрдән 17 команда, барлыгы 200дән артык көрәшче бил алышты. Нәтиҗәдә, командалар арасында Актаныш районы җыелма командасы II урынга ия булды. Беренчелек, узган елдагыча, Әлмәт командасында, III урынны  Азнакай районы көрәшчеләре алды. 

 

Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән үз авырлык үлчәүләрендә Заһит Шәйхәйдәров – I, Муса Әнвәров, Илнур Сафиуллин, Рәфил Галиев – II, Галинур Харисов, Ирек Нурморатов, Раббани Нургалиев, Денис Муллахмәтов III урынны яуладылар. Остазлары – Раил Сираев, Илфир Әнвәров, Айгиз Бикмөхәммәтов, Ришат Нургалиев. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International