Бүген, 15 март көнне «Яшьлек» мәдәни үзәгендә район Башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә район фермерлары белән киңәшмә узды.
Киңәшмә эшен башлап, район азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов чыгыш ясады. Ул 2016 елда район фермер хуҗалыкларының эшчәнлегенә җентекле анализ ясады.
Районыбызда авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге белән 67 фермер хуҗалыгы шөгыльләнә, аларга барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләменең 6 проценттан күбрәк өлеше туры килә. Статистика мәгълүматларына караганда, районыбыз хуҗалыкларныда 2004 кеше хезмәт куя, ә фермер хуҗалыкларында – 89 кеше. Районда авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән суммада КФХ өлеше 127,942 млн.сумны тәшкил итә. Бер эшчегә туры килгән керем 1,400 мең сум. Монда Фәрдиева Ф.Х. , Вәлиева Г.Р., Шәехов Х.Д., Шәрәфетдинов А.М., Шаязданов Ф.В. фермер хуҗалыклары эшчәнлеге зур йогынты ясый.
Шулай ук киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илшат Шарапов, районда урнашкан банк филиаллары җитәкчеләре катнашып чыгыш ясадылар.
Киңәшмә азагында районыбыз фермерлары 7 кешедән торган инициатив группа булдырдылар, киләчәктә фермерлар ассоциациясе төзергә килештеләр. КФХ җитәкчеләренең киләсе җыены 25 мартка билгеләнде.