14 нче март көнне Кәзкәй мәдәният йортында үзешчән сәнгать коллективларының смотр концерты узды. Анда Кәзкәй, Тыңламас, Аеш авылы үзешчәннәре катнашты. Уен коралларын, катнаш вокаль ансамблен, парлы биюне тамашачы бик җылы кабул итте.
Фойеда кул эшләреннән күргәзмә оештырылды һәм авыл тарихы турында кино күрсәтелде. Нәсел шәҗәрәсе белән Гарипов Әнәс таныштырды.