Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары. Математика атналыгын йомгаклау.

2017 елның 14 марты, сишәмбе

13енче март көнне математика атналыгына йомгак ясалды. Анда 10ынчы класс укучылары проект эшләрен якладылар. Аюпова Г.Ә. математика фәненең тормыштагы әһәмияте турында чыгыш әзерләгән иде. Математика турындагы шигырь, хикәя конкурсларына йомгак ясалды, ярышлар вакытындагы кызык минутларны чагылдырган презентация күрсәтелде. Актив һәм  игътибарлы укучыларга бүләкләре дә мулдан иде математика укытучысы Гөлфирә Әхмәтшәех кызының. Математика - фәннәр патшасы икән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International