Актанышта йолдызлар кабына!

2017 елның 14 марты, сишәмбе

13 март көнне Актаныш районы мәдәният сараенда "Созвездие-Йолдызлык-2017"  ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры узды .

Чарада ачып, район Башлыгы Фаил Камаев үз теләкләрен җиткерде:

  •  Фестивальне оештыручыларның хезмәте әйтеп бетергесез. Моның артында шундый сәхнә бизәлеше, күпме тынгысыз хезмәт, командировкалар һ.б. Бу – бик зур эш, искитмәле хезмәт. Шушы бәйрәмне оештыручы республика җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аларның балаларга эшләгән игелекләре үзләренә игелек булып әйләнеп кайтсын иде. Уңышлар барыгызга да!

 

 Биредә Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Минзәлә  районнарының  яшь талантлары катнашты. 5 яшьтән 21 яшькә кадәрле балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр берничә - "Хореография", ""Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр" һәм "Конферанс" номинацияләрендә үзара көч сынашты.

Катнашучыларның  чыгышларын  мәртәбәле жюри бәяләде. Аңа Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина рәислек итте. Жюри составында мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре союзы әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең генераль продюсеры, жюри рәистәше Дмитрий Туманов, Татарстан Республикасының халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры Раилә Гарипова һәм башкалар бар иде.

1,2,3 урыннарны яулаган һәм жюри тарафыннан махсус чакыру алган яшь талантлар фестивальнең Казан шәһәрендә үтәчәк суперфиланында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International