13 март көнне, Калмыкия Республикасы һәм бөтен Россия танылган рус язучысы, Калмыкиянең халык шагыйре Давид Никита Улы Кугультиновның 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Д. Н. Кугультинов- Бөек Ватан сугышы ветераны, 80 нән артык китап авторы, Социалистик Хезмәт Герое, СССР, Россия дәүләт премияләре лауреаты.
Калмык республикасының А.М.Амур – Санан исемендәге милли китапханәсе Д. Н. Кугультиновның туган көне уңаеннан, «Весь мир во мне. И в мире я – как дома» дигән бөтенроссия акциясе игълан итте. Акциядә 5 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар катнаша ала иде.
Актаныш үзәк балалар китапханәсе шушы күренекле дата уңаеннан, 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 1”В” сыйныф укучылары белән шигъри сәгать уздырды. Балалар өчен бу сәгать шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатына багышланган презентация белән башланды. Презентация барышында Калмык халкының «Жавхлан зальврhн» җыры яңгырады. Кичә барышында балалар шагыйрьнең «Долла», «Храбрец», «Церен», «Машина Хонгора» , «Книга» дигән шигырьләреннән өзекләрне яттан сөйләделәр. Шигъри кичә калмык халкының “Товшур” дигән җыры белән тәмамланды. Безнең күпмилләтле илебез балалары һәм үсмерләре өчен Давид Кугультиновның иҗаты белән танышу файдага булыр дип уйлыйбыз.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)