Бүген, 13 март көнне «Яшьлек» милли-мәдәни үзәгендә ТР Диния Нәзарәте казыйларының күчмә утырышы узды.
Анда республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Диния нәзарәте вәкилләре, Актаныш, Мамадыш, Менделеевск, Әгерҗе, Минзәлә, Алабуга һәм башка районнар имам-мөхтәсибләре һәм имам-хатыйплары, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнашты.
Чара бөек “Коръән” сүрәләрен уку белән башланып китте.
Актаныш районы имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин чарада катнашучыларны районда Ислам дине торышы, район мәчетләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Районда барлыгы 52 мәчет бар. 2016 елда 5 мәчет төзеп кулланышка тапшырылган. Югары Уръяды, Богады авылларында, өчесе Актанышның үзендә урнашкан.
Районыбызда балаларга дини белем бирү алга киткән. 2016 елның җәй чорында район һәм авыл мәчетләрендә 200 гә якын бала дини белем алган. Руслан хәзрәт сүзләренчә, бала ярты гына сәгать булса да мәчеттә үткәрергә тиеш. “Бисмилля” сүзен әйтергә өйрәнергә, намаз укыган кешеләрне күреп үсәргә тиеш. Шулай булган очракта ул җәмгыятькә файда китерүче кеше булып үсәчәк.
Шулай ук районыбыз имамнарына да һәр айның соңгы чәршәмбесендә белем арттыру дәресләре оештырыла. Бу килеп туган сорауларны хәл итәр өчен күп уңайлык тудыра.
Руслан хәзрәт Мортазин мондый очрашулар, дини чараларны уздыруда мөмкинлек тудырган өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерде.
Соңрак үзенең эчтәлекле вәгазе белән Җәлил хәзрәт чыгыш ясады. Авыл җирлекләрендә эшләүче имамнарга зур рәхмәтләрен җиткерде.
Актаныш муниципаль районы җитәкчесе Фаил Камаев залда утыручыларга кайнар сәламнәрен, изге теләкләрен җиткерде, район мөхтәсибәтенең актив эшен билгеләп узды.
12 март көнне “Агыйдел” мәдәният йортында Җәлил хәзрәт Фазлыев халык белән очрашып, 2 сәгать буена барган гади, үтемле, аңлаешлы тел белән сөйләнгән вәгазе белән актанышлыларны сөендерде.