“Чишмә” хуҗалыгында яңача җылыту системасы кулланыла

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

11 март көнне “Чишмә” ҖЧҖдә район хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов җитәкчелегендә барды.

Төп темаларның берсе булып хуҗалыкта кулланыла башлаган яңа төрле җылыту системасын карау булды. Хуҗалык остаханәсендә республика программасы буенча капиталь ремонт уздырылган – бинаның түбәсе алыштырылган, идән җәелгән һәм җылыту системасы яңартылган. Хәзер бина пеллет белән ягыла торган мич ярдәмендә җылытыла.

Хуҗалык җитәкчесе Рафик Сәхәбетдинов сүзләренчә, мондый җайланманы сатып алу һәм урнаштыру хуҗалыкка 600мең сумга төшкән. Нәтиҗә булып, эшчеләр өчен яхшы эш шартлары барлыкка килгән һәм бу аларның сәламәтлекләрен саклау буенча кайгырту булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International