6 март көнне Качкын мәктәбендә "Физик огонек" уены оештырылды. Бу чарада безнең мәктәптән 7-8 сыйныф укучылары Нуретдинов Сәйдәш, Фазлыева Миләүшә һәм Хафизов Айнур катнашып, көчләрен сынап кайттылар.
9 март көнне “Лачын” боз сараенда район мәктәп командалары арасында хоккей уенының финал ярышы булып узды. Мәктәбебезнең хоккей командасы бу ярышта катнашып, югары сыйфатлы уен күрсәтеп кайтты.
10 март көнне Иске Кормаш мәктәбендә 9 класс укучылары өчен рус теле фәненнән биреп карау имтиханы булып узды. Чыгарылыш класс укучылары белемнәрен тагын бер кат тикшереп карадылар.
Мәктәбебез спортчылары 11 март көнне районда узган укучыларның кышкы спартакиадасында катнаштылар.