6 март көнне Аккүз авыл китапханәсендә язның беренче бәйрәме 8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Уенда хатын-кызларыбыз үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен сынадылар .Уенның җиңүчесе итеп "Чишмә" колхозында терлекче булып эшләүче Габдуллина Рушания билгеләнде. Хөрмәтле хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котларга Аккүз авыл җирлеге башлыгы Ахметдинова Резеда Рәдис кызыда килгән иде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.