1 апрельдә Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт ала

2017 елның 7 марты, сишәмбе

1 апрельдә Татарстанда тир--якны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык старт ала. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткерде.

 

"Сер түгел, әлеге чарада иң зур активлыкны мәктәп укучылары һәм студентлар күрсәтә. Узган ел Татарстанның миллион кешесе тирә-юньне һәм ишегалларын тәртипкә китерү өчен урамнарга чыкты. Быел аларның саны кимемәвенә шикләнмим, һәм без укучы яшьләрнең әлеге эшкә уңай карашын күрербез", – диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International