Актаныш технологик техникумы "Весенняя капель - Язгы тамчы" фестивале җиңүчеләре арасында

2017 елның 7 марты, сишәмбе

3 март көнне Минзәлә районының мәдәният сараенда техникум һәм колледж студентлары арасында бик популяр булган "Весенняя капель-Язгы тамчы" фестивале узды. Фестивальнең зона этабында Актаныш, Алабуга, Минзәлә районнарыннан 5 профессиональ белем бирү оешмалары катнашып, иҗади программаларын, вокал, хореография һәм театр  буенча аерым номерларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук биредә "Безнең дөнья. Минем Җирем" темасына фотокүргәзмә оештырылган иде. 

Зона этабының "Иң яхшы белем бирү оешмасы" номинациясендә җиңүчеләр булып түбәндәгеләр табылды:

I урын - Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы

II урын - Алабуга политехник колледжы

II урын - Минзәлә педагогик колледжы

III урын - Актаныш технологик техникумы

III урын - Минзәлә медицина училищесы

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International