Хатын-кызлар, сезнең өчен!

2017 елның 6 марты, дүшәмбе
4 март көнне Күҗәкә авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырдылар. Чара барышында хатын-кызларыбыз  адресына җылы сүзләр күп яңгырады.Җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барган бу кичәдә шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, якташыбыз автор башкаручы Илдус Газизовлар да катнаштылар. Илдусның әниләргә, авылыбызга багышланган җырлары тамашачыларда зур горурлану хисләре уятты.  Бәйрәм кичендә авылыбызга багышланган электрон презентация дә тәкъдим ителде.  Чарадан   һәркем яхшы кәеф белән таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International