"Адай мәдәният йорты" яңалыклары

2017 елның 6 марты, дүшәмбе
4 март көнне Күҗәкә авыл мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты булды. Җирлек башлыгы Рәйхан Фелүс кызы Галимянова бәйрәм котлауларын ирештерде.Бу чарада якташларыбыз шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, автор-башкаручы Илдус Газизов та катнаштылар. Илдусның туган якка багышланган җырын һәм шул җырга эшләнгән клибын тамашачылар бик яратып кабул итте. Чара барышында авылыбызга багышланган электрон презентация дә күрсәтелде. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, шигырьләр белән үрелеп барган чара барышында  әдәби әсәрләрдән хатын-кызларга дан җырлаучы өзекләр дә тәкъдим ителде. Зал тутырып килгән тамашачылар бәйрәм рухы белән таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International