Әтәстә кунакта- шагыйрә Язилә Галләмова

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

3-март    көнне  Әтәс  авылы   китапханәсе якташыбыз ,   шагыйрә ,  "Агыйдел   дулкыннары"  берләшмәсе  әгъзәсе   Язилә   Галләмова  белән    очрашу   кичәсе   үткәрде.Очрашуда   Язилә  апа   китап  сөючеләр  алдында  шигырьләр     язучы  буларак  кына    түгел  ,  ә   җырлар   иҗат  итүче   буларак  та  ачылды.  Ул   иҗат   иткән   җырларны   аның   тормыш  иптәше   Шамил   абый  һәм  аларның    кызлары  Рузилә  ханым     башкардылар.  Бу  очрашуда  Язилә  апа   үзенең "Хисле  тамчылар"  дигән    шигырьләр   китабын      китапханәгә  бүләк  итте.   Кичәдә   шулай  ук     башка   якташларыбыз  да   авторның   җырларын  башкарып,  кичәне  матурладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International