2 мартта район мәдәният йортында «Йолдызлык-2017» яшьләр фестиваленең мәктәп укучылары арасында район туры узды. Монда җырчылар, хореография коллективлары чыгыш ясады.
Әлеге чара Республика фестиваленнән аерылмалы буларак, Актаныш җирлегенә хас татар биюләре, башка төрле милләт биюләре һәм шулай ук инструменталь вокаль ансамбльләр белән баетылган иде. «Йолдызлык-2017» фестивале Актаныш район җирендәге балаларның сәләтләрен ачу, аларның сәхнәдә үз-үзләрен тоту, төрле яклап ачу, күрсәтү мәйданчыгы булып тора.
Чара барышында җиңү яулаган катнашучыларны Актаныш районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов тәбрик итеп, аларга бүләкләр тапшырды.