Пучы авылында гомер итүче тыл ветераны Мөбәрәкҗанов Рәхимҗан Мөбәрәкҗан улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. РФ Президент Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны Актаныш районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрик итте. Ул Рәхимҗан Мөбәрәкҗан улына изге теләкләрен җиткерде, күчтәнәч-пакет тапшырды.