Бүген, 2 март көнне 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында “Экологик дәрес” узды. Мондый чаралар Татарстан Республикасында Экология елы уңаеннан уздырыла.
Экологик дәресләр ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан еш үткәрелеп тора. Бу дәресләр үсеп килүче буынның экологик белемнәрен арттыруга юнәлгән, әйләнә-тирә мөхиткә карата аларда җаваплы караш тәрбияләүне күз алдында тота.
Дәреснең кунаклары булып ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторы Денис Силютин, Федераль казначылык идарәсенең Татарстан Республикасы буенча житәкчесе урынбасары Айрат Хасанов, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан халкының яшьләр Ассамблеясы рәисе Тимур Кадыйров һәм район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев килделәр.
Дәрес диалог формасында узды. Денис Силютин укучыларга республикада экологик торыш турында сөйләде.
Укучылар кунакларга эчәргә яраклы су сыйфатын өйрәнү һәм җирле чишмәләр территориясен төзекләндерүгә багышланган проектлар тәкъдим иттеләр.
Соңрак укучылар белән Тимур Кадыров аралашты. Аның сүзләренә караганда, укучылар әзерләгән проект, әгәр аны тормышка ашырсаң - экологиягә ярдәм итә һәм табигатьне саклауга зур адым булып тора.
Дәрес ахырында укучылар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар ишетә алдылар.
.