Татарстан халыклары съездында Актаныш районыннан 7 делегат катнашачак

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

 

Татарстан Республикасы Президентының 2016 елнын 20 декабрендә чыккан УП-1152 санлы Указы нигезендә 2017 елның 22 апрелендә Казан шәһәрендә Татарстан халыкларының съезды үткәреләчәк.

 

Шул уңайдан бүген, 2 март көнне Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советының киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышта каралган төп сораулар булып Татарстан Республикасы Дәүләт милли cәясәте Концепциясен тормышка ашыру һәм съездга делегатлар сайлау торды.   

 

Җәмәгатьчелек советы эшендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Федераль казначылык идарәсенең  Татарстан Республикасы буенча житәкчесе  урынбасары Айрат Хасанов, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан халкының яшьләр Ассамблеясы рәисе Тимур Кадыйров, Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советы әгъзалары, мәктәп директорлары һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.

“Татарстан Республикасы Дәүләт милли сәясәте  Концепциясен» тормышка ашыру буенча Актаныш муниципаль районында башкарыла торган  эшләр  турында районы Башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Дилбәр Анварова чыгышы тыңланды. Актаныш районы “Ак калфак” җәмәгать оешмасының  эшчәнлеге турында Айгөл Галимьянова чыгыш ясады. Шулай ук Мари халкының милли үсеше хакында Мари-Суксу мәктәбе директоры Эдуард Галиев сүз алды.

Татарстан Республикасы Дәүләт милли сәясәте  турында РТ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан халкының яшьләр Ассамблеясы рәисе Тимур Кадыров таныштырды.

 

Киңәйтелгән Җәмәгатьчелек советы утырышында Татарстан халыклары съездына делегатлар да сайланды. Бертавыштан 7 кеше делегация составына керде, делегация җитәкчесе итеп Дилбәр Анварова билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International