27 февраль көнне Киров мәдәният йорты халык театрының режиссеры Ләйсән Шәрәфетдинова Казан шәһәрендә үткән халык театрлары режиссерларының семинарында булып кайтты. Анда аларга, сәхнәгә спектакльне куюның төрле алымнарын, тәртибен өйрәттеләр, яңалыклар белән таныштырдылар, кызыклы темага әңгәмәләр үткәрделәр. Бередә алар спектакльләрдән өзекләр карадылар һәм үзара фикер алышу үткәрделәр. Семинар бик оешкан төстә һәм бик кызыклы үтте. Режиссерыбыз үзенә бик күп яңалыклар алып мондый мероприятияләр ешрак үткәрелсен иде дип бик канәгать кайтты.