1 март көнне, Пучы мәдәният йортында Татарстан Республикасының халык язучысы Р. Батулланың "Илбашы" дип аталган китабын тәкъдир итү кичәсе үтте.
Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла ошбу китабында укучыларыбызга Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев турында әдәби - документаль әсәрләр тәкъдим итә. Китапта Илбашының кызыклы да, гыйбрәтле дә, катлаулы да, мәгънәле дә тормыш юлы тасвирлана.
Тәкъдир итү кичәсендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла, ТР Язучылар берлеге рәисе, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, драматург Данил Салихов, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Илфак Ибраһимов, “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты, галим Рамил Ханнанов, “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөхәррире, Ф.Хөсни, Г.Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәгнать эшлеклесе, сатирик язучы, күләмле романнар авторы Камил Кәримов, Татар Республика инкассация идарәсе башлыгы, Казанда Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Васил Вахитов, ТРның журналистлар берлеге әгъзасы, М.Кашгарый исемендәге халыкара әдәби премия лауреаты, прозаик Айгөл Әхмәтгалиева, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, Татарстанның М. Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, К. Тинчурин исемендәге театр артисты Артем Пискуновлар катнашты.
Килгән кунакларыбызның һәрберсенә дә сүз бирелде, кичә презентацияләр, концерт номерлары белән үрелеп барды.