26 февраль көнне Киров халык театры Актаныш сәхнәсен яулады. Ул анда Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" драмасын югары дәрәҗәдә күрсәтте.Зал туп-тулы иде. Мондый тулы зал һәм тамашачы игътибары бары тик Кировларда гына күзәтелде. Без бу хәлгә чиксез шатбыз һәм горурланабыз. Тамшачыларның алкышларыннан һәм эчкерсез кичерешләреннән спектаклебезнең бик тә уңышлы чыгуы аңлашылып тора иде. Һәр елдагыча без - Кировлылар тамашачыны таң калдырырлык, бөтләй күзгә күренмәгән өр-яңа декорация әзерәдек. Әлеге тырышлыгыбызда игътибардан читтә калмады. Елдан-ел үсеш һәм яңалыклардан торган Киров халык театрына бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.