Ф.З.Әхмәдишин истәлегенә Актанышта чаңгы эстафетасы узды

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Язның беренче көне - 1 март көнне Актаныш районының “Бүләк” чаңгы трассасында Ф.З.Әхмәдишин Кубогына чаңгы эстафетасы узды.

Ф.З.Әхмәдишин истәлегенә узган әлеге спорт чарасы бер минут тынлык белән башланып китте, соңрак ярышларга страт бирелде.

Ярышларда төп һәм урта гомуми белем бирү  мәктәпләре, кадет интернет-мәктәбе һәм Актаныш технлогик техникумыннан 34 команда, барлыгы 136 спорт сөюче катнашты.

Ярышларда барлык командалар да зур тырышлык күрсәтсә дә, җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде.

Төп гомуми белем бирү мәктәбе командалары арасында

1 урын Әтәс мәктәбе

2 урын Күҗәкә мәктәбе

3 урын Уразай мәктәбе.

 

Урта гомуми белем бирү мәктәбе командалары арасында (кече группа):

1 урын 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе

2 урын 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе

3 урын 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе.

 

Урта гомуми белем бирү мәктәбе командалары арасында (зурлар группасы):

1 урын 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе

2 урын 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе

3 урын 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе.

Эстафета тәмамлангач, җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм күчмә Кубок белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International