25 февраль көнне Югары Яхшый мәдәният йортында "Ягез эле егетләр, бирешмәгез әтиләр!" кичәсе үткәрелде. Булачак солдатлар үзләренең әтиләре белән ике командага бүленеп көч сынаштылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре ике команданы да төрле сынаулар белән сынадылар. Иң кызыклы бирем бәлеш ясау булды. Алдан әзерләнгән ингридиентлар бн:( дөге, кабак, йөзем, камыр ) бәлеш ясадылар һәм пешереп алып килделәр. Кичә азагында егетләребезнең бәлешләре бн чәй эчтек.