23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авылыбыз үзешчәннәре Гата Нуруллинның "Картаямыни соң йөрәк" комедиясен тамашачыларга бәйрәм бүләге итеп тәкъдим итте.Сәхнә әсәрен карарга мәртәбәле жюри составыннан Районыбыз мәдәният йорты балетмейстеры Инсан Хөсәенов килде.Ул сәхнә әсәребезне бик ошатты, уйнаган үзешчәннәребезгә бик зур рәхмәтләрен әйтте. Тамашачылар да алкышларга күмде.