1 март көнне Актаныш районының “Бүләк” чаңгы трассасында Ф.З.Әхмәдишин Кубогына чаңгы эстафетасы узачак. Ярышлар 9,30 сәгатьтә башланачак, ә теркәлү вакыты 8,00 дән 9,00 сәгатькә кадәр.
Ярышларда төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләре, кадет интернет-мәктәбе һәм Актаныш технлогик техникумы командалары катнаша алачак.
Эстафета тәмамлангач, җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм күчмә Кубок белән бүләкләнәчәкләр. Ярышларга рәхим итегез!