27 февраль көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәге фойесында Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Ленин исемендәге шәһәр паркын төзекләндерү буенча проект семинар җыелышы узды.
Семинар эшендә район җитәкчелеге, оешма-предприятие вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, медицина, мәдәният хезмәткәрләре, төзүчеләр, укучылар, укытучылар катнашты.
Проект ясау белгечләре белән Актаныш халкы территориянең нинди үзенчәлекләре, проблемалары булу һәм киләчәктә яңартылган паркны нинди итеп күзалларына китерү турында фикер алышты.