Актанышта - ТР Фән һәм мәгариф министры Э.Н.Фәттахов призына чаңгы ярышлары

2017 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

23 февраль көнне Актанышның "Бүләк" чаңгы трассасында  Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәм ТР Фән һәм мәгариф министры Э.Н.Фәттахов призына чаңгы ярышлары узды. Ярышларга старт 10,00 сәгатьтә бирелде. 

Чарада ТР Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Фаил Камаев катнаштылар. Спорт бәйрәмен ачып, Фаил Камаев министрга рәхмәт сүзләре җиткерде, бүләк-күчтәнәчләр тапшырды. Ә Энгель Фәттахов үз чиратында, Актанышта мондый ярышлар киләчәктә дә уздырылачагы хакында әйтте. 

Ярышлар күңелле, бәйрәмчә узды. Җиңүчеләргәһәм призерларга оештыручылар әзерләгән грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International