22 февраль көнне үзәк китапханәнең "Илһамият" клубы, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе белән бергәләп, районыбыз шагыйре Роберт Сәлахиевнең "Ул таңнарга гашыйк" дигән иҗат кичәсен уздырды. Анда шагыйрьнең иҗаты яктыртылды, "Ул таңнарга гашыйк" дигән яңа китабын тәкъдим иттеләр. Кичәдә "Агыйдел дулкыннары" берләшмәсе әгъзалары, 1-2 санлы мәктәп укучылары, Актаныш технологик техникум укучылары, шигърият сөючеләр катнашты. Шулай ук аның сүзләренә язылган җырларны Ш. Шәемов, А. Амируллин, "Квартет" башкаруында "Актаныш егетләре" җыры яңгырады. Нур Хөсәенов авторның "Балачак хатирәләре" дигән поэмасын укыды. Автор иҗатына багышлап буктрейлер һәм электрон презентация күрсәтелде.
