21 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Актанышның Балалар иҗат үзәгендә район ветераннар оешмасы төзелүгә 30 ел тулу уңаеннан шахмат һәм шашка буенча өлкәннәр арасында турнир оештырылды. Анда һәр җирлектән һәр спорт төре буенча 1 хатын-кыз һәм 1 ир-ат чакырылган иде.
Актаныш, Актанышбаш, Уразай, Әтәс, Такталачык, Иске Кормаш, Аккүз авыл җирлекләреннән килгән командалар ярышта аеруча актив катнаштылар.
Кискен көрәш нәтиҗәсендә, шахмат һәм шашка буенча Актаныш авылыннан Илдар Имамов, Фәйрүзә Солтанова, Фәһим Галимов һәм Чишмә авылыннан Райфа Шәрәфетдинова өлкәннәр арасында чемпионнар булып танылдылар. Алар 22 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә узачак турнирда катнашачаклар.