Борын- борын заманда... Әкият ул -могҗиза. Һәр халык үз хыялын, үз өметен әкиякә салган. Баланың зиһенен, хәтерен үстерер өчен, тел ачтырыр өчен, әйләнә- тирәне күзәтә белер өчен борынгы әбиләребез әкият уйлап чыгарып, шул әкиятләрне нарасыйларга сөйләү йоласын барлыкка китергәннәр. Кәзкәй авылы китапханәсендә балалар беләзн үткәрелгән "Кеше рухы- әкиятләр дәвамы" әкиятләр кичәсендә ак әбиебез үзенең могҗизалы әкиятләрен сөйләүдән башлап җибәрде. Кичә барышында балалар үзләре дә әбигә яраткан әкиятләрен сөйләп күрсәттеләр. Соңыннан экран аша татарр халык әкиятләренең видеоязмасын карадык. 21 -февраль Халыкара туган көн көне уңаеннан үткәрелгән кичәдән шуны аңладык. Яратырга һәм нәфрәтләнергә, кирәгендә күндәм йә башбирмәс булырга, ялкауланмаска, масаймаска, итагатьле булырга да безне әкиятләр өйрәтә. Баланы әкияттән мәхрүм итәргә ярамый1.