11 февраль көнне Уразай авыл җирлегендә кышкы спартакиада булды. Ул җирлекнең аксакал спортчысы, шахмат остасы, яшьләрнең остазы булган Сарваров Васил Каюм улы исемендәге кубокка үткәрелде. Биредә 4 команда көч сынашты. Куян авылы командасы 1 урынга чыкты, кубокка һәм акчалата бүләккә ия булды.