Саф һавада кышкы уеннар

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе
11 февраль көнне Күҗәкә авыл китапханәчесе яшь китап укучылары өчен "Саф һавда кышкы уенннар" дигән спорт уеннары турниры уздырды. Турнирда  "Батырлар" һәм "Кыюлар"  командалары үзара көч сынашты. "Яшь чаңгычылар", "Ташбакалар", "Хоккеистлар тренировкасы", "Кем тизрәк чанада иптәшен йөртә" "Куяннар"  дигән уеннарны балалар аеруча үз итте. Командалар сәламәтлек темасына кагылышлы викторина сорауларына һәм кыш турында табышмакларга да җаваплар тапты. Бәйгегә соңыннан китапханәдә нәтиҗә чыгарылды. Әлбәттә инде дуслык җиңде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International