Максаты:
1.Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, укучыларга онытылган йолаларны өйрәтү, барлау, аларга карата хөрмәт тәрбияләү.
2.Элекке татар халкының: матур яшәү серләрен өйрәнү, аларны башкаларга таныту.
3.Гореф-гадәтләр турында язылган әcәpләpгә кызыксындыру уяту, укучыларны китапханәгә тарту.
Конкурсньң таләпләре:
Конкурста 5 яшьтән башлап , барлык теләкләре булганнар катнаша ала. Бәйгедә гаилә белән, шулай ук аерым гына да катнашырга мөмкин.14 яшьтән кече булган балаларга әтисе яки әнисе белән катнашу шарт.
Катнашу өчен гаризаларга тәләпләр:
Гаризалар язмача hәм телдән бирелә. Исем, фамилия, туган еллары, яшәгән урыны курсәтелә.
Конкурсны үткәрү вакыты:
Конкурс 28 февраль көнне уздырыла. Жыелу вакыты:
13.30 сәгатьтә район мәдәният йорты алдында .
Конкурста урыннар түбәндаге яшь үзенчәлекләре буенча билгеләнәчәк:
-Мәктәпкәчә яшьтәге балалар(5-7 яшькәчә, әти-әнисе белән)
-Мәктәп яшендәге балалар(7-14 яшькә, 15-18 яшькә; әти-әнисе, яки укытучылар белән)
-Яшьләр арасында(19-35 яшькә)
-Өлкән яшьтәгеләр арасында(35 яшьтән- 50 яшькә, 50 яшьтән югарыраклар)
Бүләкләүләр:
Конкурста катнашучылар "Иң оста чана ясаучы", "Иң оста чана шуучы", "Иң күп чана тарихын белүче", "Чана турында иң кызыклы шигырь чыгаручы», "Чана турында әcәpләpдән иң күп өзекләр табучы", "Чана турында иң күп җырлар белүче","Иң бизәкле чана ", "Иң кечкенә катнашучы", "Иң өлкән катнашучы", "Иң зур чана", "Иң кечкенә чана" h.б. номинацияләр буенча буләкләнәчәкләр.
Җиңүчеләргз мактау кәrазьләре hәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Соңыннан бергәләп таудан чана шуу оештырылачак.
Хәбәрләшу өчен тел.: 3-12-87, сот.89372965225
3-09-07, 3-09-25