Хоккей спортына мөкиббән җанатарлар соңгы көннәрдә бар күңелләрен биреп Казахстанда узучы кышкы Универсиада уеннарын күзәтә. Россия студент хатын-кызлар җыелма командасында чөнки ике татарстанлы уйный, шуларның берсе – безнең Иске Байсар кызы Лиана Ганиева, икенчесе исә Кукмарадан Фәнүзә Кадыйрова.
Уеннарның беренчесе 29 гыйнвар көнне Америка спортчылары белән булып, көндәшләрен безнең кызлар 7:1 исәбе белән тар-мар иткәннәр иде. Алдагы Универсиадаларда бронза медальгә ия булган япон студентлар командасын 2 февраль көнне 10:1 исәбе белән җиңделәр. 4 февраль көнне ярымфиналда Россия җыелма командасы кытайлылар белән очрашты. Исәп – 10:1.
Кызларга тиңнәр юк, алар булдыра – 6 февральдәге финалда көчле команда – канадалыларны 4:1 исәбе белән җиңеп, алтын медаль яуладылар! Уен бик кискен барды, Россия җыелма командасы матчның күп өлешен тулы булмаган составта уйнады – АКШ һәм Дания арбитрлары күрәләтә каршы командага өстенлек биреп, безнекеләрне штрафка тартты. Шуңа карамастан, җиңү безнекеләрдә. Актанышыбыз горурлыгы – хәзерге көндә Коми Республикасының Ухта шәһәре "Арктик-Университет" командасы уенчысы Лиана Ганиеваның да монда өлеше булуын белү – зур шатлык.