Районның иң оста шахматчылары кайларда эшли һәм яши?

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Шахмат буенча оешма-предприятиеләр, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында район спартакиадасы кысаларындагы бәйге 4 февраль көнне узды. Ярышта 70тән артык райондашыбыз көч сынашты.

Авыл җирлекләре арасында иң-иңнәр дип Айзат Вәгыйзов (Татар Суыксуы) һәм Россиядә ике тапкыр, Татарстанда берничә мәртәбә чемпион исемен алган Гөлчәчәк Мөбәрәкҗанова (Пучы) табылды.

Оешма-предприятиеләр арасында беренчелеккә Ленар Газиев (“Татавтодор”) һәм Азия Гәрәева (үзәк китапханә), учреждениеләр арасында шахмат мәктәбе остазы Илдар Имамов һәм Актанышның 1 нче мәктәбеннән Миләүшә Гыймадиева лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International