Кәзкәй мәдәният йорты яңалыклары.

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

4 февраль Кәзкәй мәдәният йортында Кәзкәй, Тыңламас авылы студентларының очрашуы булды. Алар үзләре һәм уку йортлары белән таныштырдылар, узара ике командага бүленеп "Бөркетләр" һәм "Лачыннар" - төрле ярышларда көч сынаштылар. Очрашу азагында аларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International