Үрнәк алырлык шәхес

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә
20 гыйнвар көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең юбилее уңаеннан  "Без булдырабыз!" дигән кичә уздырылды. Китапханәче китап укучыларны Минтимер Шәрип улына багышланган газета-журнал материаллары; аның балачагын, яшьлек елларын чагылдырган Батулланың "Илбашы" һәм Н,Гыйматдинованың "Сагыну" әсәрләреннән өзекләр белән таныштырды."Беренче Президентыбыз" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.  Кичәнең кунагы Минтимер Шәймиевнең чыбык очы туганы  Рәмзия Фазлыева истәлекләре белән уртаклашты.Чара барышында электрон презентация күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International