Кешелек тарихы табигать белән тыгыз бәйләнештә. Хәзерге заманда кешенең табигатькә карата саксыз карашы һәм мөнәсәбәте аркасында глобаль экологик проблемалар туды. Әгәр кешелек җәмгыяте якын киләчәктә табигатьне сакларга өйрәнми икән, алар үз – үзләрен һәлак итәчәкләр. Моның өчен. иң башта кешедә экологик культура һәм җавапчылык хисе тәрбияләргә кирәк. Бу юнәлештә китапханәләрдә бик күп эшләр оештырыла. Экология буенча нәтиҗәле чара булып китап күргәзмәлекләре эшчәнлеге санала. Актаныш үзәк балалар китапханәсе экология елын “Җир ул - җәннәткә тиң тәгам дөньясы” дигән китап күргәзмәсе белән ачып җибәрде. Күргәзмәлектә экология кагылышлы китаплар, дәреслекләр, Россия тыюлыклары, парклары шулай ук илебезнең флора һәм фаунасы турындагы әдәбият урын алды.
.jpg)