20 нче гыйнвар көнне якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның 80 яшьлек юбилее. Бу уңайдан Киров авыл китапханәсендә "Зирәк акыллы дәүләт эшлеклесе" исеме астында кичә булып үтте. Кичәдә "Халкыңның хөрмәтлесе" дип аталган китап күргәзмәсе эшләде. Минтимер Шәймиевка багышланган презентация тәкъдим ителде. Аның биографиясе белән таныштырылды.