Иске Сәфәр авылы китапханәсе яңалыклары

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

             1703 нче елның 13 нче январе көнне Петр Беренче указы нигезендә Россиядә беренче "Ведомости" газетасы чыга башлый. Соңрак бу көн Россиянең матбугаты көне буларак билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Иске Сәфәр авыл китапханәсендә кичә үткәрелде. Китапханәче Әлфинур Шәйхелмәрдәнова катнашучыларны Россиядә элек чыгарылган  һәм хәзер чыгарыла торган газеталарның килеп чыгышы турында таныштырды. Кичә ахырында катнашучылар үзләренә ошаган журналларны укырга алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International