Иске Сәфәр авылы китапханәсе яңалыклары

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

          11 январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "РӘХМӘТ" көненә багышланган викторина үткәрелде. Без көн саен бер беребезгә күп тапкырлар "рәхмәт" сүзен әйтәбез, ләкин бу сүз чын йөрәктән әйтелергә тиеш. Шушы көн уңаеннан китапханәдә мавыктыргыч викторина үткәрелде. Катнашучылар сорауларга төгәл җаваплар таптылар, көнкүрештә була торган төрле мәсьәләләргә тукталып, әдәплелек турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Соңыннан өйдә уку өчен әдәплелек турындагы китапларны сайлап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International