Киров авыл китапханәчесе Э.Сибгатуллина һәм Киров авыл мәдәният хезмәткәрләре зур йөрәкле ана Венера Сабитова һәм аның тәрбиягә алынган балалары янында кунакта булды. Без аларны яңа ел белән тәбрик иттек. Чыршы янында җырлар җырладык, уйнадык, биедек, китаплар укыдык. Балалар үзләре дә яңа елга әзерләгән шигырьләрен сөйләделәр, яңа ел күчтәнәчләре алдылар. Күрешүдән барыбыз да канәгать калдык.