Простоквашинода Яңа ел тамашасы!!!

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

29 декабрь көнне,  Актаныш үзәк балалар китапханәсе  үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Простоквашинода Яңа ел тамашасы” дигән бәйрәм кичәсе үткәрде.  Кичәнең максаты: алдан игълан ителгән “Яңа ел маскарады” костюмнар бәйгесенә урыннар чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү иде.

 Бәйрәмдә катнашучы балаларны Простоквашино геройлары – Шарик, Матроскин мәче, Почтальон Печкин , Федор, Кар бабай каршы алдылар һәм сценарий нигезендә тамаша күрсәттеләр. Әлеге бәйрәмдә  балалар бергәләп уйнадылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

Ә инде балаларның  маскарад костюмнарын Кыш бабай белән Кар кызы бәяләде. Бәйгедә катнашкан  һәр  бала  үз костюмын шигырь, җыр яки сүз ярдәмендә тәкъдим итте. Артистлык осталыгы да исәпкә алынды.  Бәйге эшләре 5 балл белән бәяләнде һәм түбәндәге урыннар чыгарылды.

“2017 ел символы - Әтәч” номинациясе буенча

1 урын

Шулбаев Айрат (Иске Богады)

Каюмова Айзилә (Иске Богады)

 2 урын

Зарипов Ригель (Кыркаентүбә)

Шайдуллина Ильвина (Аккүз)

 

3 урын

Сабирова Ильвина (Иске Богады)

Зәйдуллин Искәндәр (Актаныш “Тылсым” мәктәп- бакча)

 

 “Фрик – костюм” номинациясе буенча

 

1 урын

Максутов Мансур (Фараон) (Актаныш “Тылсым” мәктәп- бакча)

Тазипов Айдар (Мушкетер) (Аккүз)

 

2 урын

Халилова Алинә (Кызыл калфак) (Актаныш, АСШ№2)

Фазлыкаева Иделия (Красная шапочка) (Актаныш, АСШ№1)

Ахметов Данис (Аю) (Аккүз)

 

3 урын

Шакурова Айзилә (Чыршы) (Кәзкәй)

Ахметова Айзилә (Маша), (Аккүз)

Шайдуллин Гамил (Черепашка Ниндзя) (Аккүз)

Фаррахова Кадрия (Ромашка) (Аккүз)

 

Бәйгедә катнашкан һәр балага рәхмәт хаты тапшырылды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International