"Сәламәт гаилә -ил байлыгы" темасында "Учак" клубы дәресе

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

6 январь көнне бүләк урманы янында “Учак” гаилә клубы членнары белән “Сәламәт гаилә – ил байлыгы” темасында уен- ярышлар уздырылды. Ярышларда Кар кызын табу, чана, чаңгы ярышлары, төрле эстафеталар уздырылды. Чараның икенче өлешендә китапханәнең уку залында Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәре буенча буктрейлер күрсәтелде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Кичә чәй табыны янында сөйләшү белән тәмамланды.

 

 

 

 

 

 

   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International