4 нче январь көнне Киров мәдәният йортында безнең якташыбыз, шагыйрәбез Чулпан Әхмәтованың (Таңчулпан) 50 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе үтте. Кичәгә язучыбызның укытучылары, классташлары, дуслары чакырылган иде.Чулпан Әхмәтовага Киров мәдәният йорты хезмәткәрле тарафыннан концерт әзерләнде. Язучыбыз һәм тамашачылар кичәдән бик канәгать калдылар.